I
I (ı) (tat. lat. Noqtasız I) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында ун икенче. ı хәрефе татар кирилл әлифбасының ы хәрефенә туры килә, нечкә е авазына каты ише булып тора, рус ы авазыннан э авазына якынрак. Каты сүзләрдә кирилл әлифбасының сүз башыннан һәм сузык артында барган очракта е хәрефе латин әлифбасында yı туры килә, мәсәлән: ел - yıl , ерак - yıraq , елан - yılan , буенча - buyınça , каен - qayın , сыер - sıyır , уен - uyın . Язылышта ı кулланып була.
Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ, Безнең гәҗит, TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.
Искәрмә
Татар телендә ый - ıy диграфы аерым авазны - и авазына каты ишен билгели, Заманалиф әлифбасында ый - ıy авазына аерым хәреф í туры килә.
Бүтән телләрдә
Ноктасыз I ı Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Кырым татарлары) кулланыла.
Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Аурупа (West Europe) шрифтлары.
Кодлар
Графема | HTML | Юникод | TeX |
---|---|---|---|
I | I | U+0049 | &+#73; |
ı | &#+305; | U+0131 |
Моны да карагыз