Эчтәлеккә күчү

Татар мәчете (Енисейск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар мәчете (Енисейск) latin yazuında])
Мәчет
Татар мәчете
Енисейск мәчете
Ил Россия
Шәһәр 663180,
Красноярск крае, Енисейск, Боград ур., 41
Дин Ислам
Мәхәллә Красноярск крае МБДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы түбәсендә
Төзелеш еллары 18921905 еллар
Төп даталар:
1892 – рөхсәт алу
1905 – мәчет ачылу
2017 ― яңадан ачылу
Халәте гамәлдә

Татар җәмигъ мәчете (рус. Татарская соборная мечеть г. Енисейска) ― Россия Федерациясе субъекты Красноярск краеның Енисейск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Красноярск крае мөселманнарының бердәм Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Татар Җәмигъ мәчете ― Красноярск краеның Енисейск шәһәре территориясендә бердәнбер мәдәни-тарихи Ислам һәйкәле.

Енисейскида (1619 елдан шәһәр статусын йөртә) 2021 елда шәһәр халкының (17 537 кеше) татарлар 1,15 % ын (202 кеше) тәшкил иткән (2010 елда татарлар шәһәр халкының 2,6% ын тәшкил иткән булган[1]). Шәһәрдә 2021 елда шулай ук мөселман халыклары вәкилләреннән таҗиклар (38 кеше), үзбәкләр (20 кеше), азәриләр (18 кеше), ләзгиләр (8 кеше), башкортлар (8 кеше), ингушлар (8 кеше), казакълар (6 кеше), чеченнар (6 кеше), даргиннар (5 кеше), комыклар (2 кеше) яшәгән[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1892 елның 29 февралендә Енисей губерна идарәсе Енисейск шәһәренең мөселман җәмгыятенә губерна идарәсенең төзелеш бүлегендә эшләнгән проект буенча җәмигъ мәчете төзүгә рөхсәт бирергә карар итә. Проектка үзгәрешләр 1890―1896 елларда Енисей губернасы губернаторы вазыйфасында булган Л. К. Теляковский[d] (1833–1908) һәм губерна инженеры Павлов тарафыннан кертелә. Күрәсең, төзелеш үзе бераз соңрак башкарылган, чөнки 1896 елгы Енисейск планында мәчет әле күрсәтелмәгән[3].

Мәчет бинасы 2нче участокта, шәһәрнең 66нчы кварталында, Яңа исемләнгән урамның (хәзерге Боград урамы) көньяк ягында, аның Бассейн тыкрыгы (хәзерге Бабкин урамы) белән киселешенә якын җирдә төзелгән [4].

Мәчет 1905 елда төзелгән[5] һәм Енисей губернасы| территориясендә бердәнбер таш мәчет булган.

2003 елда ремонт эшләре үткәрелгәннән соң, җомга намазлары өчен мәчет яңадан ачылган.

2017 елның 22 гыйнварында мәчет тулысынча торгызылган һәм дин тотучылар өчен ачылган. Мәчетне ачу тантанасында Красноярск мөфтие Гаяз хәзрәт Фәткуллин, Красноярск крае губернаторының беренче урынбасары Сергей Пономаренко, Енисейск шәһәре мэры Игорь Антипов, Енисейск епискобы Никонор, яһүд дини оешмасы рәисе Юрий Лившиц, Төньяк-Енисейск районы башлыгы Ишморат Гайнетдинов, Хакасиядән, крайның Пировский, Казачинский, Зур Мурта, Назарово, Ужур, Әчинск һ.б. районнарыннан кунаклар катнашкан. Ишморат Гайнетдинов Красноярск краеның татар-мөселман җәмгыятенә Иерусалимнан алып кайтылган инкрустацияләнгән Коръән бүләк иткән[6].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Мәчетнең төрле чордагы күренешләре.

Мәчет бинасы ― XIX гасыр ахырындагы мөселман архитектурасы һәйкәле, архитектура эклектикасы формаларында башкарылган кечкенә ислам гыйбадәтханәсенең кызыклы үрнәге. Ябык типтагы бер катлы таш мәчет. Төньяктан көньякка юнәлтелгән, төп керү урыны ― төньяк фасадта. Манараның өске, агачтан эшләнгән өлеше төп керү урыны өстендә урнашкан булган. Манараның сакланган ярусы гөмбәз белән капланган. Өч өлешле озынча композициягә ия: өч тәрәзәле, квадрат пландагы, намаз залына кечкенә биш яклы михраб апсидасы белән традицион корылмаларның эчке ишегалдын символлаштырган түбәнәйтелгән һәм бераз таррак өч тәрәзәле янкорма тоташа[7][8]

Мәчеткә берьюлы 200 кеше сыя. 2023 елда Әмир Акманаев башлангычы белән мәчет территориясендә Татарлар һәм ислам музее ачу эше башлана. Тарихи мәчет янындагы территориядә җимерелә торган бина булган. Крайның мәдәният министрлыгы, Енисейск һәм Красноярск шәһәрләре хакимиятләре белән озак килешүләрдән соң, бинаны музей оештыру өчен тапшыру килештерелә. 2023 елның җәендә спонсорлар һәм грантлар хисабына реконструкция-тергезү эшләре оештырыла. Алда эшне тәмамлау һәм экспонатлар күргәзмәсе оештыру планлаштырыла[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]